news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта контрактчы егет сөйгәне белән кавышты

Балтачта контрактчы егет сөйгәне белән кавышты
Фото: https://baltaci.ru/

Балтач районы ЗАГС бүлегендә Чепья авылы егете Артур Муллагалиев һәм Казан кызы Диләрә Фәйзиева никахларын рәсмиләштерде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Артур 2024 елның авгус аенда контракт төзеп илебез иминлеген сакларга алынды. Контракт буенча хезмәтен Таҗистанда Әфганстан белән чик буенда узучы һәм бүгенге көндә туган ягына ялга кайткан ефрейтор егет язылышу тантанасын озакка сузарга теләмичә, сөйгәне белән кавышып китүгә өстенлек бирде.

Диләрә дә Артур белән бергә китә. Ул солдатларга психолог ярдәме күрсәтәчәк.

«Муллагалиевлар гаиләсенә тигез, парлы озын гомер, бәхет телибез!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot