news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта комбайннар парады дәвам итә

Балтачта комбайннар парады дәвам итә
Фото: "Хезмәт" газетасы

Кичә Балтач районында «кыр кораблары»ның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү, ягъни комбайннар парадының икенче көне «Яңа тормыш» хуҗалыгында дәвам итте. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Биредә «Борнак», «Смәел» һәм «Маяк» хуҗалыклары да катнашты.

Парадта район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары катнашты.

Ашлык саклау, киптерү урыннарының , урып-җыю техникасының төзеклеге, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүеннән тыш, бу парадта комбайнда һәм башка урып-җыю техникасында эшләүче механизаторларның хезмәт хакы, кызыксындыру чаралары буенча мәсьәләләр дә күтәрелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot