news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Коляскалар парады» конкурсы була

26 июньдә Балтач районында «Сабантуй» ял паркында, 18.30 сәгатьтә «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында, «Коляскалар парады» конкурсы узачак. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Коляскалар парады» – елның-елында, гаиләләрне берләштерә, аларның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен ача торган искәлекле конкурс. Балалар һәм ата-аналарның матур итеп бизәлгән коляскалар белән йөреше бәйрәм кунакларына һәм катнашучыларга бик күп якты, уңай тәэсирләр бирә. Барлык теләүчеләрне парадта катнашырга чакырабыз! – диелгән хәбәрдә.

Конкурста катнашу өчен 20 июньгә кадәр Татарстан Балтач муниципаль районы ЗАГС бүлегенә гариза бирергә яисә, «Коляскалар парады – 2025» тамгасы белән, гаризаны Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында clck.ru/3MdfaL һәм ВКонтакте сайтында clck.ru/3MdfaM урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot