Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта «Казан утлары» журналы мөхәррирләре белән шигърияткә багышланган очрашу була
21 мартта 10.00 сәгатьтә Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән «Шигърият ул – серле дөнья» дигән темага очрашу була.
«Кичәдә татар әдәбиятының актуаль темалары, журналның яңа проектлары һәм әдәбият дөньясындагы соңгы яңалыклар турында сөйләшәчәкләр. Кичә барышында баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев үзләренең иҗади эшчәнлеге белән таныштырыр, укучыларның сорауларына җавап биреп, журналның киләчәктәге планнары турында фикер алышыр дип көтелә», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM белгече Алинә Хәбибуллина.
Очрашуда барлык әдәбият сөючеләр, «Казан утлары» журналының тугры дуслары катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз