news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Балтачта «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: http://baltaci.ru/

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең финалы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Гөлзидә Газизуллина хәбәр итә.

Чара кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Аннан соң Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Вәгыйз улы Галиев катнашучылар өчен мастер-класс үткәрде.

Чараның икенче өлешендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгедә балалар бакчаларыннан сабыйлар, төрле мәктәпләрдән укучылар, авыл җирлекләреннән урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашкан. Барлык катнашучыга да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot