
2 февральдә, Балтач балалар сәнгать мәктәбе Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең гала-концертын уздырды. Бәйгедә районның төрле мәктәп, балалар бакчаларыннан килгән балалар, яшүсмерләр, авыл җирлекләре һәм бистәнең өлкән яшьтәге мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, җырчы Гөлзадә Сафиуллина уздырган мастер-класс белән башланып китте. Ул тамашачыларны мөнәҗәт-бәетләр тарихы белән таныштырды, мөнәҗәтләр әйтеп узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге җиңүчеләренә төрле дәрәҗә дипломнар тапшырылды, диелә хәбәрдә.