news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта ир-атлар ифтарына уллары махсус хәрби операциядә булган аталар чакырылган

Балтачта ир-атлар ифтарына уллары махсус хәрби операциядә булган аталар чакырылган
Фото: http://baltaci.ru/

Балтачта ир-атлар өчен ифтар мәҗлесе булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Ифтарга башкала кунаклары да килде. Шулай ук авыл имамнары, иҗтимагый тормышта актив катнашучы дин әһелләре, махсус хәрби операциядә уллары, якыннары катнашучыларның әтиләре чакырды.

Саваплы чара дин әһелләренең вәгазе белән башлангыч алды. Алар үзләренеӊ чыгышларында кунакларны Рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре зур куаныч, дип билгеләп үттеләр.

Ифтар мәҗлесенең икенче өлеше мул табын артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot