news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта иң яхшы сыер савучы һәм ясалма орлыкландыру технологын ачыкладылар

Балтачта иң яхшы сыер савучы һәм ясалма орлыкландыру технологын ачыкладылар
Фото: http://baltaci.ru/

Бүген Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Бәйгегә һәр хуҗалыкның иң яхшы терлекчеләре, белгечләре килгән.

Беренче этапта ярышта катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирде, соңыннан саву аппаратларын сүтеп-җыю буенча практик күнекмәләр башкарды.

Ярышта гадәттәгечә ике һөнәр ияләре арасында 3 төп җиңүче һәм әлбәттә хезмәт итү елларына карап иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләр ачыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot