news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Герой әтисе» күргәзмәсенең рәсми ачылышы булды

Балтачта «Герой әтисе» күргәзмәсенең рәсми ачылышы булды
Фото: http://baltaci.ru/

Бүген Балтач мәдәният үзгендә әһәмиятле вакыйга — «Герой әтисе» күчмә республика күргәзмәсе рәсми ачылышы булды. БУ хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы, «Әтиләр берлеге» һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» тарафыннан оештырылган.

Күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләргә, аларның әтиләренә багышлана. Һәр сурәт - ул фотография генә түгел, ә гаиләнең тарихы, көче, батырлыгы күрсәтелгән.

Мәртәбәле кунаклар арасында — хәрбиләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, хатыннары, шул исәптән хәрби ветераннар да бар иде.

Ачылу тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды. Сәламләү сүзе белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады, күргәзмәнең ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot