news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта гармунчылар парады булды

Балтачта гармунчылар парады булды
"Хезмәт"

Бүген Республика көне уңаеннан Балтач районында чаралар узды. Кичен район гармунчылары парадка җыелды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Салкын чишмәдән башлангыч алган гармунчылар парады әкренләп үзәккә юл алды. Балтач урамнары гармун, тальян моңына күмелде. Бу мизгелләрдә мөгаен өлкәнрәк буын вәкилләре еракта калган яшьлекләрен искә алгандыр», диелгән хәбәрдә.

Бистәнең үзәк мәйданында узган бәйрәм чарасы гармунчыларны бүләкләү мизгеләре белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot