news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Гаилә Гаҗәеп Галәм» проектының ачылыш тантанасы булды

Балтачта «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Гаилә Гаҗәеп Галәм» проектның ачылыш тантанасы узды. Бу чарада 18 гаилә катнашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Гаилә бәйрәмендә Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да катнашты. Ул үз чыгышында бүгенге көндә гаилә кыйммәтләренең ролен ассызыклады.

Балтач районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова кызы тарафыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә аерым игътибар бирелде. Ул аларның һәркайсына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Программаның тантаналы өлеше җыр-биюгә үрелеп барды. Гаиләләр өчен мастер-класслар да оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot