Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта дүрт фельдшер-акушерлык пунктында илкүләм проект кысаларында ремонт ясалды
Татарстанның Балтач районының дүрт бистәсендәге фельдшер-акушерлык пунктларына илкүләм проект кысаларында капиталь ремонт ясалган. Мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Капиталь ремонт тәмамлану Карадуган, Кече Лызи, Чапшар һәм Шода авылларында яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга булды. Хәзер алар медицина хезмәтләрен заманча, җылы һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пунктларында ала алачак. Барлык пунктлар да заманча таләпләргә һәм санитария нормаларына туры килә.
«Ремонтланган пунктларда пациентлар кабул итү үзе бер рәхәт. Безнең өчен лаеклы хезмәт шартлары булдырылды, ә пациентлар медицина ярдәме алу өчен уңайлы шартлар белән тәэмин ителде», — ди Балтач үзәк район хастаханәсе фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ел саен 100дән артык медицина учреждениесе, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктлары һәм поликлиникалар ремонтлана. Бу эшләр «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нигезендә, шулай ук республика программалары кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз