news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта десантчы Рөстәм Фәйзрахмановның исеме мәңгеләштерелде

Балтачта десантчы Рөстәм Фәйзрахмановның исеме мәңгеләштерелде
Фото: гимназия архивыннан

Балтач гимназиясендә Украинада махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Рөстәм Фәйзрахманов исеме мәңгеләштерелде. Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган разведка ротасының гвардия кече сержанты Рөстәм 2009-2020 елларда Балтач гимназиясендә белем ала. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, хәрбинең әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, дуслары катнашты.

Рөстәм Фәйзрахманов 2002 елның 22 октябрендә туган. Балтач гимназиясен тәмамлаганнан соң, 2020 елның ноябрендә Рөстәм Омск шәһәренә һава-десант гаскәрләренә армиягә чакырыла. Хәрби укуын тәмамлагач, хезмәтне дәвам итү өчен аны Псков хәрби частена күчерәләр. Вакытлы хезмәт срогы тәмамланганнан соң, Рөстәм 2021 елның декабрендә Армия сафларында разведчик-пулеметчы булып хезмәт итү өчен контракт төзи.

Махсус хәрби операция игълан ителгәнче үк, 2022 елның 22 февралендә, Рөстәм һәм аның хезмәттәшләре Украина территориясенә җибәрелә. Ул беренче көннәрдән үк алгы сызыкта була, барлык хәрби нокталарда була, ике тапкыр яралана.

«Батыр якташыбыз, илебезнең ватанпәрвәре булган Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахмановны апрель аенда Балтач бистәсе зиратында җирләделәр. Районыбызның лачындай улына 21 яшь иде. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100