Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта балтырган белән көрәш чаралары өчен 1,4 млн сум бүлеп бирелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Балтачта балтырган (борщевик) белән көрәш дәвам итә. Зыянлы үсемлек белән көрәшү максатыннан, районга республика бюджетыннан 1,4 млн сум күләмендә акча бүленә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Районда балтырган зыян салган мәйданнар 152,62 гектарга җитә. Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш – иң зыян күргән җирлекләр.
Районда, ел әйләнәсе, җирлекләр составына кергән мәйданнарда балтырган үсемлегеннән котылуга юнәлдерелгән чаралар, эшкәртү эшләре алып барыла. Тик шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә дә әлеге үсемлекнең таралмавына карата игьтибарлылык таләп ителә.
Балтырган шәхси хуҗалыкка үтеп керсә, җирле үзидарәгә хәбәр итегез — вакытында көрәш чаралары үткәреләчәк, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз