news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Әти, әни, мин — хоккей сөючән гаилә» хоккей фестивале булды

Балтачта «Әти, әни, мин — хоккей сөючән гаилә» хоккей фестивале булды
Фото: https://baltaci.ru/

«Балтач» спорт комплексы артындагы үзәк шугалакта «Әти, әни, мин — хоккей сөючән гаилә» дип аталган Татарстан Хоккей федерациясе белән бергәлектә хоккей фестивале узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Фестивальдә барлыгы 6 дивизионда 8 командада 144 кеше катнашты. Шулай ук итекле хоккей, баскетбол, лазер-таг, капкага туры кертү, канат тарту, өстәл уеннары да оештырылды.

Чарада Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Витальевич Голубев катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot