Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта әрәпә җыюда актив катнашкан гаиләне Сабантуйда бүләкләргә җыеналар
8-9 июнь Балтач районында Сабантуйлары гөрләячәк. Аңарчы милли гореф-гадәтләребезне яңартып Әрәпә җыю була. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк.
«31 май көнне 17.30 сәгатьтә Балтач бистәсендә әрәпә җыю була. Хөрмәтле бистә халкы, матур күренештән читтә калмыйк, әби-бабалардан калган традицияне хөрмәт итеп, Сабантуйга бүләкләр әзерләп куйыйк. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар», – диелгән хәбәрдә.
Әрәпәдә иң актив катнашкан гаиләне Сабантуйда котларга уйлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз