news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның Яңгул авылында «Солдат боткасы» чарасын Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышладылар

Балтач районы Яңгул авылының ямьле табигатендә урнашкан Шәкерти чишмәсе буенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Солдат боткасы» дигән чара узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чараны «Ак калфак» оешмасы вәкиле Гөлшат Гыйззәтуллина башлап оештырып җибәрсә, аңа ярдәм итеп бергә Яңгул мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сабирова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Әхмәдуллина балалар өчен төрле уеннар, җырлар әзерләделәр.

Бәйрәм чарасында «Ватан сакчылары» Дәүләт фондының Балтач районындагы социаль координаторы Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин махсусхәрби операция батырларының әниләренә изге теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк тапшырды. Аннан соң герой солдатларга авылның абыстае дога кылды.

Табигатькә җыелган кунаклар белән әйләнә-тирә җанланып китте. Солдат боткасы пеште, коймак белән чәй әзерләнде. Аның арасында уеннар гөрләде, моңлы җырлар яңгырады. Соңыннан солдат шалашы янында һәркем фотоларга төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot