news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Шеңшеңәр авылында өлкәннәр өчен «Маҗаралы Яңа ел» тамашасы тәкъдим ителде

Балтач районы Шеңшеңәр китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен «Маҗаралы Яңа ел» исеме астында күңелле тамаша үткән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр иттеләр.

Балалар бәйрәмне түземсезләнеп көткән кебек, өлкәннәр дә Яңа ел бәйрәмен бик яраталар. Бәйрәм чарасында алар Убырлы карчыгы белән Чунга-чанганың ничек итеп кайгыга баткан Кыш бабайга Кар кызын эзләп табарга ярдәм итүләре турында тамаша кылды. Үзләре дә бик теләп ярдәм итәргә алындылар.

Кичә Кар кызы табылгач, тагын да җанланып китте. Кар кызының изге теләкләрен, матур җырларын тыңлап, яшьлекләрен искә алып үзләре дә кушылып җырлап утырдылар. Күңелле уеннарда актив катнаштылар.

Бәйрәм чаралары балалар бакчасында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында дәвам итә. Өлкәннәр балаларның җырлаганнарын, биегәннәрен бик яратып карап утыра. Китапханәдә үткәрелгән чараларда исә, үзләре рәхәтләнеп күңел ача алдылар. Көндәлек мәшәкатьләрен онытып, бәйрәмнән күтәренке кәеф алып, алга таба да очрашырга сүз куешып таралыштылар.

«Әлеге чарага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре дә чакырылган иде. Алар да, әзгә генә булса да бәйрәм кәефе алып, күңелләрен күтәреп чарада катнаштылар», диелгән хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100