news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның «Фикердәшләр» клубы 20 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бүген Балтачның Кариле авылында зур бәйрәм, «Фикердәшләр» клубы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ егерме ел элек алар мәдәнияткә-сәнгатькә, иҗатка, спортка аяк басты, нәкъ егерме ел алар җәмгыятькә ныклы адымнар белән атлап керде һәм лаеклы рәвештә үз урыннарын тапты. Аларны хәзер җитәкчеләр дә дусларыбыз дип атый. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт бәйрәмне зурлап килгәннәр, район башлыгы Рамил Нотфуллин күчтәнәчләр дә җибәргән.

«Фикердәшләр» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева, күпкырлы шәхес, клубның эшен нәтиҗәле итүгә үзеннән гаять тә зур өлеш кертүче. Чулпан бәйрәмгә танылган җырчылар Эльвира Хамматова, Игорь Дмитриев, Илгәрәй һәм башкаларны да чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100