news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Бөрбаш авылында хоккей турниры батырларча һәлак булган хәрбигә багышланган

Балтачның Бөрбаш авылында хоккей турниры батырларча һәлак булган хәрбигә багышланган
Фото: https://baltaci.ru

Балтачның Бөрбаш авылында яшүсмерләр арасында хоккей турниры узды. Ул махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Расил Мөхетдинов истәлегенә багышланган. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Турнирда 7 мәктәп - Бөрбаш, Норма, Смәел-Шеңшеңәр, Балтач мәктәпләре, Карадуган, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицеенан 93 укучы көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Карадуган гимназиясе 1 урын, Норма мәктәбе 2 урын, Салавыч күппрофильлле лицее 3 урын, Балтач мәктәбе 4 урын алган.

Раил Мәрдәнов (Норма мәктәбе) «Иң яхшы сакчы», Алмаз Гарифуллин (Салавыч күппрофильле лицее) «Иң яхшы капкачы», Алихан Гыйбадуллин (Карадуган гимназиясе) «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә лаек булган.

«Батырларыбыз һәрвакыт безнең йөрәкләрдә! Расилның якыннарына сабырлык телибез», – диелгән хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100