news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның алдынгы механизаторына вымпел тапшырылды

Балтачның алдынгы механизаторына вымпел тапшырылды
"Хезмәт"

Балтач районының «Бөрбаш» җәмгыяте игенчесе Алмаз Корбангалиев бүләкләнде. Моннан ике ел элек ул «Трактор-шоу» республика бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булган хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора торган механизаторларның берсе. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Бер түгел, берничә техниканы иярләүче механизатор елның-елында алдынгы игенче буларак вымпелга лаек булып тора.

Бүген дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Алмазга вымпел тапшырып, алга таба да уңышлар теләде. Ә «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов нәтиҗәле хезмәте өчен сертификат бүләк итте.

«Кабинада иптәшләре бар инде аның, монсын да шунда элеп куям», — дип сөенече белән бүлеште Алмаз.

news_right_1
news_right_2
news_bot