news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның Алан авылында мәктәп-бакча комплексы ачылды

Балтачның Алан авылында мәктәп-бакча комплексы ачылды
"Хезмәт"

Балтачның Алан авылында мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Әлеге тантаналы чарага килгән кунакларны укучылар ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Дөрестән дә, Алан халкы бик көтте мондый бинаны, шундый матур бәйрәм уңаеннан авылның яше һәм өлкәне чарага җыелып, укучылар һәм бакча балалары белән аларның сөенечләрен дә уртаклашты.

Бәйрәм кунагы булган үзенең балачагын искә төшереп: «Нәкъ 60 ел элек мин дә тәүге тапкыр мәктәпкә килгән идем. Без кечкенә чакта берәребезгә рәсем ясарга альбом белән төсле карандашлар алсалар, без аңа бик шатлана идек инде. Ә сезнең балачак безнекеннән дә бәхетлерәк. Шулай булып калсын да», – диде депутат Камил Ногаев .

Кызыл тасмаларны кисеп бина эченә узган кунаклар биредәге матурлыкка, классларның уңайлыгына, балалар бакчасы ягындагы җиһазларны күреп сокланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot