news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның ак калфаклы ханымнары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылган

Балтачның ак калфаклы ханымнары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылган
Фото: baltaci.ru

Тиздән Бөек Тукаебызның тууына 140 ел булачак. Шул уңайдан Балтач районының «Ак калфак» хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы зур планнар белән яши, төрле чаралар үткәрергә әзерләнә. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Тукай эзләре буйлап Тукай-Кырлайга сәяхәт ясадык. Бер төркем «Ак калфак»лылар Тукай музеенда булды, аның балачагы, үсмер еллары, яшьлек чорлары хакында экскурсоводлар сөйләгәнне тыңлап, белмәгәннәрне дә белеп, аяныч балачагын тагын бер кат күз алдына китереп, тәэсирләнеп кайттык, ди алар.

‎Беркемнең дә Габдулла Тукайны онытырга хакы юк. Ул безнең күңелләрдә нәни Апуш һәм Бөек шагыйрь булып мәңге яшәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot