news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачтан Рәмзия Закирова "Иң яхшы хатын" исеменә лаек булды
Татарстанның Балтач районында дүрт гаилә "Иң яхшы хатын" бәйгесендә көч сынашты.
Скопировать ссылку
(Балтач, 5 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Татарстанның Балтач районы "Хыял" үзәгендә "Иң яхшы хатын" конкурсы үткәреп, җиңүче билгеләнде. Әниләр көненә багышлап уздырылган әлеге чарада 4 гаилә үз көчләрен сынап карады. Катнашучылар арасында яңа гына өйләнешүчеләр дә, шулай ук байтак еллар иңне-иңгә терәп яшәүчеләр дә бар иде.
8 этаптан торган конкурс вакытында ирләр үз тормыш иптәшләренә бәя биреп, аларның кайсы өлкәдә үзләрен бик яхшы күрсәтүләрен сынады. Ләйсән белән Азат Әхмәдуллиннар, Рәмзия һәм Айрат Закировлар, Алсу белән Нияз Гатауллиннар, Алисә белән Җәмил Мәрдәновлар бөтен сынауларга да әзер булып, аларны бик җиңел генә үтеп чыкты. Шулай да Рәмзия Закирова калган катнашучылардан өстен булып, җиңү яулады.
Барлык катнашучылар да "Хыял"ның истәлекле бүләкләре һәм дипломнары белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2