Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачтагы фермаларда дуңгызларны сыерлар алыштырган
Кили авылы фермасында дуңгыз үрчетүне туктатып, сыерларга күчкәннәр.
(Балтач, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстанның Балтач районы Кили авылы фермасында дуңгыз үрчетүне туктатып, сыерларга күчкәннәр. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш зоотехнигы Шамил Нуриев сүзләренчә, 2014 елда 100 башка исәпләнгән бер абзар, 2015тә икенчесе, 2016 елда өченче абзар эшли башлый. Сыерларны исә Пүскән фермасыннан күчерелә, дип яза районның “Хезмәт” газетасы сайты.
Бүген Кили фермасында 295 сыер бар. Коллектив белән яшь, әмма өметле белгеч Рузил Зарипов җитәкчелек итә. Заманында ферма мөдире, хәзер учетчы булып эшләүче Венера апаның улы икән ул.
“Коллектив чагыштырмача яшь, бердәм. Аңлашып эшлибез. Иң мөһиме - хезмәт хаклары вакытында түләнә”, - ди ферма мөдире.
Хәзерге вакытта 3 группада 9 сыер савучы эшли. Беренче бозаулаган таналар группасында килендәшләр Рәдифә һәм Надежда Кәбировалар белән Гөлфәния Вәлиева көненә уртача бер сыердан 19-20 литр сөт сауса, Гөлфия Гарифуллина, Халидә Вәлиева, Салисә Корбангалиева һәм Энҗе Зарипова, Ленура Нәбиева, Нәзир Корбангалиев группалары елына 5000 литр сөт җитештерә.
Ике айга кадәр бозаулар тәрбияләү бүлегендә эшләүче Тәэминә Гарифуллина, ике айдан соң бозауларны тәрбияләүче Равил Гарифуллин, Ренат Дәүләтшинның хезмәтләрен дә югары бәяләделәр. Ренат быел гына эшли башлаган, ә Равил белән Тәэминәнең эш тәҗрибәсе зур - биредә алар дуңгызчылык заманында ук эшләгән кешеләр.
Без 295 сыердан 200 баш бозау алдык, бозауларның көнлек артымы 700-710 грамм тәшкил итә, ди Рузил Зарипов.
Оператор егетләр Фәнзил Хәбибуллин, Хәниф Зарипов, сыерларга “шикәр ясаучы” Зөлфәт Һадиев үз эшләренең чын осталары булуын тырыш хезмәт белән раслый. Егетләрнең хезмәтләреннән коллегалары да, җитәкчелек тә бик канәгать.
Кыскасы, биредә һәркем үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Сөт җитештерүдә, бозаулар үрчетүдәге нәтиҗәләрнең югары булуы, иң беренче чиратта, эшне синеке һәм минекенә бүлми эшләүдә. Баш зоотехник, хуҗалыкта җитештерелгән сөтнең 35 проценттан артыгы Кили фермасыныкы, дип мактый аларны, диелә Балтач районы газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз