news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта зур уңышларга ирешкән шәхесләргә “Мактаулы гражданин” исеме бирелә

Балтач Сабантуенда соңгы елларда бик матур вакыйга традициягә керде.

(Балтач, 21 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач Сабантуенда соңгы елларда бик матур вакыйга традициягә керде. Ул районның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелә башлады, дип яза җирле басма.

Быел бу мәртәбәле исемгә Муса Җәлил премиясе лауреаты, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", мәгариф ветераны - Җәмилә Абдулла кызы Сибәгатуллина, Нөнәгәр авылыннан озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Нөнәгәр авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе, хезмәт ветераны - Наил Салих улы Салихов, “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сыер саву операторы - Ирина Владимир кызы Алексеева һәм академик, химия фәне галиме Әхмәт Мазһар улы Мазһаровлар (кызганыч, билегеле сәбәпләр аркасында Әхмәт Мазһаров катнаша алмады) лаек булды.

Бүләкләрне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов һәм Фатих Сибагатуллиннар тапшырды һәм иң беренчеләрдән булып котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100