news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта зур Ифтар мәҗлесе үтте

1-2 июнь көннәрендә Балтач үзәк мәчетендә Ифтар ашы уздырылды.

(Балтач, 3 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт"Вакыйф Зәкиев). 1-2 июнь көннәрендә Балтач үзәк мәчетендә Ифтар ашы уздырылды, дип яза район газетасы.

Беренче июнь көнне 320 хатын-кызга мул табын әзерләнгән иде, алар бергәләп намаз укыды, Ифтарда катнашты.

Кичә дә 320 ир-атка мәҗлес өстәле әзерләнгән иде. Иң элек Җәлил хәзрәт бик үтемле вәгазь сөйләде. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, Ифтар мәҗлесе булды. Ифтарда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Ул үз чыгышында Рамазан ае белән котлады, ураза тотучыларга түземлек теләде. Урыннарда да ураза тотучыларны шатландырып, алар өчен Ифтар мәҗлесләре үткәрелер, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot