news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта журналист Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган нәфис сүз бәйгесе үтәчәк

Бәйгедә Эльвира Ибраһимова репертуарындагы әсәрләр һәм туган якка, әниләргә багышланган шигырьләр яңгыраячак.

Балтачта журналист Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган нәфис сүз бәйгесе үтәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Балтач районы Таузар авылында радио дикторы, журналист Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышланган “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Таузар авылының башлангыч мәктәп директоры, бу бәйгене оештыручы Римма Низамиева әйтте.

“Бәйгене Балтач районында беренче тапкыр уздырачакбыз. Ике ел бу бәйге Актаныш районында үтте. Алар аны республика күләмендә уздырдылар. Киләсе елларда без, алар белән чиратлашып, бу бәйгене күчмә итеп оештырырга планлаштырабыз. Гаризаларны кабул иткән вакытта мин шуны аңладым: Эльвира ханымны яратучылар күп икән. Ул шигырь сөйләү буенча гаҗәеп оста шәхес иде”, - диде Римма Низамиева.

  • Эльвира Ибраһимова Балтач районы Таузар авылында туган. “Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка тараткан, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хезмәткәре булып эшләгән.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша табарга була);
2. Татар телендә әниләргә, туган якка багышланган тезмә әсәрләрне башкару (чыгыш вакыты 2-3 минут).

Бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала. Ул түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:
1.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
2.1-4 сыйныф укучылары;
3.5-8 сыйныф укучылары;
4.Укытучылар, тәрбиячеләр, төрле һөнәр ияләре.

Гаризалар salrim@yandex.ru адресына 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-34-36, 89196378006 (Низамиева Римма Наиловна).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100