news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә

Барлыгы 1 чакрым озынлыкта юлга вак таш түшәлеп, 1 миллион 100 мең сумлык эш башкарылды.

(Балтач, 3 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә. Нөнәгәр авылында Пионер һәм Юрий Гагарин урамнарына, барлыгы 1 чакрым озынлыкта юлга вак таш түшәлеп, 1 миллион 100 мең сумлык эш башкарылды, дип яза җирле басма.

– Агымдагы елда халыктан җыелган үзара салым акчасына Нөнәгәр авыл җирлегенә керүче Нөнәгәр һәм Чутай авылларының юлларына 1 миллион 500 сумлык вак таш түшәлде. Нөнәгәр авылында Пионер һәм Юрий Гагарин урамнары төзекләндерелде. Барлыгы 1 чакрым озынлыкта юлга вак таш түшәлеп, 1 миллион 100 мең сумлык эш башкарылды. Ә күрше Чутай авылындагы 410 метрлы озынлыктагы Пионер урамын төзекләндерүгә 430 мең сум акча тотылды. Әлеге эшләрне Балтачның "Сельхозхимия" оешмасы башкарып чыкты. Быел безнең авыл җирлегендә халыктан бер кеше башыннан 500 сумнан үзара салым акчасы җыелган иде. Республика казнасыннан кайтканы белән бергә 2 миллион 200 мең сумнан артык акча тупланды. Калган суммага 9 янгын гидранты куелачак, – дип белдерде Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100