news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда кайбер хилафлыклар ачыкланган

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу уңайдан махсус киңәшмә үткәрде.

(Балтач, 4 ноябрь , “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы Контроль-хисап палатасы үткәргән тикшерүләрдән соң "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда кайбер хилафлыклар ачыкланды. Шул уңайдан район башлыгы Рамил Нотфуллин махсус киңәшмә үткәрде, дип яза район газетасы.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары һәм ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Финанс-бюджет палатасы рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән бухгалтериянең әлеге тармак буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда 2016нчы һәм агымдагы елның яртыеллыгында уздырылган чаралар анализланды, килеп чыккан җитешсезлекләр, финанс мәсьәләләре белән бәйле кайбер хилафлыклар хакында җитди сөйләшү булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җыелыш азагында йомгак ясап: "Районның мәдәният, спорт, мәгариф тармаклары өчен район бюджетыннан шактый зур суммада акчалар бүлеп бирелә. Ә аларның максатчан тотылышы катгый контрольдә булырга тиеш. Үткәрелгән бу тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда һәм бухгалтерия өлешендә җитешсезлекләрнең шактый булуы ачыкланды. Бу бер дә канәгатьләндерми. Шуның өчен район Контроль-хисап палатасына 2017 елга тулысынча кабат тикшерү уздырырга. Еллык чаралар графигын һәм сметалар әзерләүгә җитди карарга, финанслану мәсьәләләрен вакытында хәл итү йөзеннән "юл картасы" булдырырга, чаралар үткәрүдә барлык төр тиешле таләпләрне үтәргә. Җитешсезлек һәм кимчелекләрне ел азагына кадәр төзәтергә”, – дигән бурычлар билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100