news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта үзәк мәчет мәдрәсәсендә “Гаилә үзәге” ачылачак

Әлеге үзәк гаиләләрне аерылышудан саклап калачак.

(Балтач, 10 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районында гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган хатын-кызлар оешмасы эшләп килә. Моңарчы кабул итүләр ЗАГС бүлегендә башкарылса, хәзер үз почмаклары булырга тора, дип хәбәр итә төбәкнең “Хезмәт” газетасы сайты.

Алар, гаилә кору алдында торучы яшьләрне гаилә тормышына әзерләү максатында, шулай ук гаилә тормышы проблемалары һәм аларны чишү юллары, аерылышуларны булдырмый калу йөзеннән, гражданнарны кабул итәләр, сөйләшәләр, аңлашалар. Әйтергә кирәк, уңай нәтиҗәләре бар.

Озакламый “Гаилә үзәге” ачып, гаиләдәге аңлашылмаучанлыкларны шунда хәл итү мөмкин булачак. Ул үзәк мәчет мәдрәсәсендә булыр дип планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100