news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта

Район буенча, мәсәлән, сентябрьдә бер литр сөт өчен уртача 20 сум 12 тиеннән исәп-хисап ясалса, арада 22 сум түләүчеләр дә бар.

(Балтач, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”).  Балтачта үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта. Үткән тугыз айда гына да шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны 400гә күбәйгән, дип яза ьирле басма.

Моннан берничә ел элек районда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны бермә-бер кимегән иде, болай дәвам итсә, авыллар кәҗәгә күчә икән дип хафага калучылар да булды. Авыл кешесе ялкауланды, эштән бизде диючеләр ялгышты – сөткә бәяләр үсеп, тотрыклылану белән хуҗалыкларда акрынлап сыерлар кимү тукталды. Хөкүмәтнең субсидияләр белән кызыксындыруы да эзсез калмады, бүген үз хуҗалыгында икешәр-өчәр сыер асраучылар арта. Арада 5-6, 8-10арны асраучылар да бар. Ел башына районда шәхси секторда 5700 тирәсе сыер булса, 1 майга инде ул сан 5794 булды, 1 октябрьга 6100гә җитте. Бүген шәхси хуҗалыклар көн саен 61 тонна сөт сата. Сөтне күмәк хуҗалыклар аша да җыялар, шәхси эшмәкәрләргә дә тапшыралар. Бу эш белән 49 сөт җыючы шөгыльләнә. Район буенча, мәсәлән, сентябрьдә бер литр сөт өчен уртача 20 сум 12 тиеннән исәп-хисап ясалса, арада 22 сум түләүчеләр дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100