news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Алар юл һәлакәтләренең күп булуына игътибарны юнәлтү максатыннан акция үткәрделәр.

(Балтач, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Лилия Һадиева). 16 ноябрь көнне иртәнге сәгатьтән Балтач гимназиясе укучылары ЮХИДИ хезмәкәрләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне искә алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар юл һәлакәтләренең күп булуына игътибарны юнәлтү максатыннан акция үткәрделәр.

Укучылар машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырдылар һәм аларга махсус буклетлар, белешмәлекләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot