news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта юл кагыйдәсен бозган 18 җәяүлегә беркетмә төзелде

Районда җәяүлеләр өчен “Тоннель” операциясе үтте.

(Балтач, 2 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районында чираттагы “Тоннель” операциясе җәяүлеләр өчен булды. Юл кагыйдәсен бозган 18 җәяүлегә беркетмә төзелде, дип яза җирле басма.

Шунысы да бар: “гаишник”лар бу көнне юлга кисәтүсез генә чыкмый, “Тоннель” операциясе булачагы турында төгәл көне белән газетада, социаль челтәрдә хәбәр салына. Машина йөртүче балтачлылар өйрәнде инде.“Тоннель” сүзе ишетелүгә, ул көнне иминлек каешлары да куела, машина йөртү таныклыгы да өйдә калмый, балалар утыргычы да беркетелә, кәеф-сафа корганнар да рульгә утырмый.

Хәзер менә җәяүлеләргә дә чират җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot