news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәрә

Балтач районының ЮХИДИ хезмәткәрләре пропаганда-аңлату эшләре алып бару юнәлешендә даими рейдлар үткәреп тора.

 (Балтач, 17 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтачта ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәрә, дип яза җирле басма.

ЮХИДИ хезмәткәре Фәнил Минһаҗев белән участок вәкиле Наил Фәйзрахмановның һәм дә юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Лилия Һадиеваның максатлары балаларга караңгыда яктылык кайтаргыч элементлар-смайликлар гына өләшү түгел, шул ук вакытта киемнәрендә андый яктырткычлары булмаган балаларны барлап, әти-әниләренә балалар иминлегенә сак карау юнәлешендә киңәш тә бирү иде. Киңәш дигәннәренә аңлатма бирә торган листовкалар да өстәлде.

Балаларның күпчелегендә яктылык кайтаргыч элементлар юк булып чыкты.

– Артык мөһим дип санамыйм мин аны, – ди әтиләрнең берсе. – Мин баламны һәрчак машина белән йөртәм.

Ә үзенең машинасына барып җитәр өчен юл аркылы чыгасы, өстәвенә бала салазка дигән шугычка утыртылган. Ярый хәзер көн яктырды, моңарчы балаларны бакчадан караңгы төшкәч ала идек бит әле. Шулай да әти кешебез смайликны алды, тагып куярбыз дип ышандырды. Чираттагы әниебез бакчадан улы белән чыкты, улының кышкы киеменең алгы өлешендә дә, артта да сап-сары смайликлары көлеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100