Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта һәйкәлләрне Җиңү көненә әзерләүдә укучылар да ярдәм итә
Тагашур авылында мәктәп укучылары һәйкәл территориясен җыештырды.
(Балтач, 22 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Җиңү көненә дә бик аз вакыт калып бара. Шуңа да әзерлек эшләренә җиң сызганып керешү сорала. Чистарту эшләре белән беррәттән, һәйкәлләрне төзекләндерүне дә иртәгегә калдырырга ярамый.Тагашур авылында мәктәп укучылары һәйкәл территориясен җыештырды. дип яза район газетасы.
Тагашур авылында моның көнүзәк мәсьәлә икәнен яхшы аңлыйлар.Социаль педагог Наталья Закирова җитәкчелегендәге бер төркем мәктәп укучылары шушы көннәрдә һәйкәл территориясен чүп-чардан арындырды. Һәйкәл яны язгы кояшның үзе шикелле ялтырап калды, укучылар да үз кылган яхшылыкларыннан канәгать булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз