news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта яшь пешекчеләр көч сынашты

Арча аграр һөнәри белем бирү көллиятенең икенче филиалында "Baltasijuniorskills-2018" дип исемләнгән һөнәрләр чемпионаты узды.

(Балтач, 4май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Арча аграр һөнәри белем бирү көллиятенең икенче филиалында "Baltasijuniorskills-2018" дип исемләнгән һөнәрләр чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

 Бәйгедә 18 мәктәп көч сынашты. Катнашучылар берсеннән-берсе матур, иҗат әсәре булырлык “тәмлүшкә”ләре белән жюрины сокландырды. Барысы да сәләтле, оста, җитез булулары белән әсир итте. Ә аларның иҗат җимешләрен татып караган һәркем конкурсантларның осталыкларына югары бәя бирде.

- "Яшь һөнәр осталары" чемпионатында районның яшьләре елның-елында бик теләп катнаша. Бүген дә без Балтач укучыларынң һөнәри осталыкларын күреп сөендек. Яшь пешекчеләребез алга таба да сынатмаслар, һөнәри осталыкларын арттыра барып, республика, ил күләмендәге бәйгеләрдә танылырлык дәрәҗәгә үсәрләр, – дип ышана конкурсны оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100