news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта яшь каратистчылар кышын да су коена

Балтачның яшь каратистчылары берничә чакрым араны йөгереп үтеп, Кара күлдә су коенды.

(Балтач, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтач спорткомплексының каратэ-кекусинкай түгәрәгенә йөрүче балалар бернинди авырлыклар, каршылыклар алдында да югалып калмый. Тренерлары Альберт Бәзәгетдинов белән Рифат Зарипов аларны кечкенәдән нык ихтыярлы итеп тәрбияли, дип яза җирле басма.

Яңа ел ялларында да тренировкалар өзелми. Шушы көннәрдә Рифат Зарипов егетләр белән "Сабантуй" ял паркыннан Кара күлгә кадәр араны йөгереп үттеләр, Кара күлдә бәкедә су коендылар, кайнар чәй эчкәннән соң кабат паркка кадәр йөгереп кайттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot