news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта яшәүче Фаил Габдрахманов балаларны сөендерде

Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче Фаил Габдрахманов елның-елында күп балалы, авыр гаиләләрдәге балаларны Яңа ел бүләкләре тапшырды.

 (Балтач, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтачта яшәүче Фаил Габдрахманов балаларны сөендерде. Ул җитәкче дә, эшмәкәр дә түгел, гади бер хезмәткәр, дип яза җирле басма.

Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче Фаил Габдрахманов елның-елында күп балалы, авыр гаиләләрдәге балаларны Яңа ел бүләкләре тапшырды. Шушы игелекле гамәле өчен ике ел элек "Ел хәйриячесе" булып танылган Фаил абый быел да гадәтенә тугры калды. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре өләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot