news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта җәяүлеләр аллеясы булдыру планлаштырыла

Бу хакта бистә урамында үткән гадәти булмаган киңәшмәдә сөйләштеләр

 (Балтач, 25 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтачта үзгәрешләр көтелә. Бу хакта бистә урамында үткән гадәти булмаган киңәшмәдә сөйләштеләр, дип яза ьирле басма.

Бистә үзәгендә үзгәрешләр быел да дәвам итәчәк – бер төркем җитәкчеләрне шул урында, урамга, гадәти булмаган эшлекле киӊәшмәгә җыйган район башлыгы Рамил Нотфуллин аларга шул уңайдан төгәл бурычлар җиткерде. "Балтач" ял паркы белән бер комплекс булдыру максатыннан, үзәк китапханә яныннан иӊ беренче чиратта җәяүлеләр аллеясы булдыру күздә тотыла. Бу уңайдан эшлисе эшләр байтак, аларны кичекмәстән башларга кирәклеге әйтелде. Җәй айлары бик тиз үтә, бу урынны халык тагын да яратып, үз итеп йөри торган итәр өчен вакыт бик аз, һәркемгә тапшырылган эш сыйфатлы итеп тиз арада башкарылырга тиеш", – диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot