news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта яңа юллар салына

Әлеге юл үзәктән әйләнеп йөрүне бетереп, күп юлаучыларга уңайлык тудырыр дип көтелә.

(Балтач, 7 июль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы үзәге аша машиналар ташкынының хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудырырлык тизлектә арта баруы кичекмәстән хәл итүне сорый торган мәсьәләгә әйләнде. Бу проблеманы чишү өчен бүгенге көндә коммуналь хуҗалык өстендәге яңа урамнарның берсе – Рамил Фазлыев урамы аша күпер салына, дип яза җирле басма.

Әлеге юл үзәктән әйләнеп йөрүне бетереп, күп юлаучыларга уңайлык тудырыр дип көтелә. Биредә “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан күпмедер эш башкарылган инде. Елгалы җир булганлыктан аны күтәртү, юл итеп ясау, киңәйтү генә дә күпме көч, вакыт һәм тырышлык сорый. Әле бит тиешле таләпләрне дә онытып булмый.

Бу күпердән тыш та оешманың калган бригадалары юллардагы чокыр-чакырларны төзәтү, юл салу эшләре белән дә шөгыльләнә. Асфальт түшәлгән яңа юллардан быел пыжмаралылар һәм биктәшлеләр рәхәтләнә. Шулай ук авылларда үзара салым акчасына да вак таштан юллар түшәлә. Көзен-язын пычрак ерып йөреп тилмергән авыл халкы өчен монысы да күктән төшкән бәхеткә тиң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100