news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләделәр

Район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге хезмәтнең халыкның ялын оештыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Балтач районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, район советының утырышлар залында Яңа ел бизәлешендә актив катнашучыларны бүләкләгәннәр.

Бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе тапшырган.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында беренче урын – “Сосна”, 2 урын – “Татарстан”, “Кызыл юл”, 3 урын – “Труд”, “Активист”ка бирелде. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне – Куныр, икенче урынны – Бөрбаш, өченче урынны Норма җирлекләре алды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урынга – “Балтач сөт-май комбинаты”, 2 урынга – “Сельхозхимия”, 3 урынга МДСУ лаек булды, диелә хәбәрдә.

Шәхси эшмәкәрләрдән беренчелекне Р.Закиров, икенчелекне И.Галиуллин ширкәте, өченчелекне Р. Сәгыйтова сәүдә челтәрләре яулаган. “Мегаом” ширкәте җитәкчесе Раиф әфәндегә махсус бүләк тапшырылган. Балтач бистәсе җитәкчесе Илдар Габдрахманов аерым билгеләп үтелгән.

Сайттагы хәбәрдә язылганча, район башлыгы Рамил Нотфуллин рәхмәтләрен җиткереп, әлеге хезмәтнең халыкның ялын оештыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot