Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта Яңа ел бизәлешендә актив катнашучылар бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы җәмгыятҗләре арасында беренче урын – “Сосна”, 2 урын – “Татарстан”, “Кызыл юл”, 3 урын – “Труд”, “Активист”ка бирелде.
(Балтач, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтач районы советының утырышлар залында Яңа ел бизәлешендә актив катнашкан иптәшләрне бүләкләп уздылар, дип яза җирле басма.
Бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе тапшырды. Авыл хуҗалыгы җәмгыятҗләре арасында беренче урын – “Сосна”, 2 урын – “Татарстан”, “Кызыл юл”, 3 урын – “Труд”, “Активист”ка бирелде. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне – Куныр, икенче урынны – Бөрбаш, өченче урынны Норма җирлекләре алды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урынга – “Балтач сөт-май комбинаты”, 2 урынга – “Сельхозхимия”, 3 урынга МДСУ лаек булды. Шәхси эшмәкәрләрдән беренчелекне Радик Закиров, икенчелекне И.Галиуллин ширкәте, өченчелекне Рәсимә Сәгыйтова сәүдә челтәрләре яулады. “Мегаом” ширкәте җитәкчесе Раиф әфәндегә махсус бүләк тапшырылды, Балтач бистәсе җитәкчесе Илдар Габдрахманов та аерым билгеләп үтелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин рәхмәтләрен җиткереп, әлеге хезмәтнең халыкның ялын оештыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз