Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта ветеран мәгариф хезмәткәрләре өчен беренче тапкыр аерым Өлкәннәр көне үткәрелгән
“Болгар” радиосының иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концерты бүләкнең иң зуры итеп кабул ителгән.
(Балтач, 29 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина ). Бу атнада Балтач районы мәдәният үзәгендә лаеклы ялда булган мәгариф хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен билгеләп үтте, дип хәбәр итә төбәкнең “Хезмәт” газетасы.
Башка еллардан аермалы буларак, быел мәгариф ветераннары өчен Өлкәннәр көнен аерым үткәрделәр. Район мәдәният үзәгендә үткән җыр-моң бәйрәме ветеран укытучыларны, тәрбиячеләрне очраштырды. “Әлеге бәйрәмне махсус аерым үткәрүебезнең төп сәбәбе дә шунда иде. Барлык өлкәннәр җыелган чакта, ничектер, күләгәдә калган кебек тоела иде мөгаллимнәребез. Шуңа да быел укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен бу күркәм бәйрәмне аерым үткәрергә булдык”, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.
Бик мәгънәле, көтелгән һәм ихлас бәйрәм булды ул. Көн бераз салкынча булса да, урам тутырып бәйрәмгә ашыккан мөгаллимнәребез, балкыган кояш кебек, тирә-якны нурга күмде. Бер-берләре белән күрешкәч, ничек куанганнарын гади сүзләр белән генә аңлатуы да кыен. Бер күрешү үзе бер гомер булса, “Болгар” радиосының иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концерты бүләкнең иң зуры итеп кабул ителде.
Гадәттә, без концертларда күбрәк җырлар тыңлап, биюләргә хозурланырга ияләнгән. Ә бу бәйрәм тамашасында инде эстрада сәхнәләреннән шактый ераклаша барган нәфис сүзгә зур урын бирелде. Танылган шагыйрьләрнең искиткеч матур әсәрләрен райондашларыбызга үзебезнең район кызы, Таузар сандугачы Эльвира Ибраһимова ирештерде. Озын-озын шигырьләрне яттан сөйләве, заманында үзләре дә 45 минут буе туктамый сөйләү сәләтенә ия укытучыларны да шаккатырды. Сагындырган, бик сагындырган шул сәхнәләрдә яңгыраучы нәфис сүзләр. Күңелләргә үтеп керә торганнары бигрәк тә. Бәйрәм барышында без бу шигырьләрне тыңлап, туган як кырлары буйлап та үттек, әнкәйнең назлы кочагына да сыендык, яшьлек мәхәббәтләрен дә искә төшердек, дөрес итеп яшәү өчен үз кыйблаң булуы кирәклегенә дә төшендек. Гомумән, бәйрәм сәхнәсендә районыбыз мөгаллимнәрен берсеннән-берсе оста артистлар сәламләде.
“Балкыш” фестивале лауреаты, моң иясе Галия Камалованың җырлары алкышларга күмелсә, биюче кыз Гүзәлиянең дәртле биюләре залдагыларга канатлар куйды. Ягымлы алып баручы Ләйсән Гарифуллинаның бәрхет тавышы исә һәркемгә бәйрәм атмосферасы бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз