news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары кунак булды

Делегатлар район җирлегендә үтүче күпсанлы чараларда катнаштылар.

(Балтач, 15 апрель, Татар-информ, «Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Балтачта V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары кунак булды. V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларын район чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды, дип яза район газетасы.

Делегатлар район җирлегендә үтүче күпсанлы чараларда катнаштылар. Район мәдәният үзәгендә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар һәм "Бишек туе" композициясен тамаша кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot