news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үтте

Аларның иң өлкәненә – сиксән, иң кечкенәсенә ун яшь иде.

(Балтач, 20 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үтте. Таузар авылында оста тальянчы Фәргать Усмановның якты истәлегенә багышлап үткәрелгән "Уйнагыз гармуннар" фестивалендә 30га якын гармунчы катнашты. Балтачның 40 чакрым ераклыктагы авылларыннан гына түгел, ә күрше Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан һәм Казан каласыннан килүчеләр, кайтучылар бар иде, дип яза җирле басма.

Фестивальне Карадуган авыл җирлегенең һәвәскәр гармунчылар ансамбле ачып җибәрде. Әлеге фестивальне тамаша кылырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов:

– Бу җирлектә үзенә генә хас моң, кабатланмас аһәң бар һәм аерым бер күркәм гадәтләр яшәп килә. Менә шуңа күрә дә сезнең җирлек районда башкаларыннан аерылып тора да инде. Биредәге халык та ничектер әдәплерәк, күркәмрәк кебек. Сез үзегезнең җирлеккә хас гореф-гадәтләрегезне саклап яши беләсез. Иҗатка һәм үзешчән сәнгатькә гашыйк булуыгыз соклану хисләре уята. Әлеге чараны уздыруыгыз да юктан гына түгел, сез үзегезнең авылдашыгызның истәлеген зурлап аны мәңгеләштереп, халык күңеленә кертеп калдырырга булгансыз. Бу олы хезмәтегез өчен район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт белдерәм.

Бу бәйгене югалтмаска, дәвам итәргә кирәк, милли моңнарыбыз дәвамлы булсын иде. Өлкән буыннардан күреп, яшьләр дә өйрәнеп үссен! Бүгенге концертта гармун, тальян, хромка, курай, кубыз һәм башка бик күп төрле уен коралларын күрдек, хозурланып тыңладык. Бу эш дәвамлы булсын өчен, чараны авыл сәхнәсендә генә калдырмыйча, киләсе елга “Уйнагыз гармуннар” бәйгесен районкүләмендә уздыруны планга кертергә кирәк. Бәлки аны башта ике зонада сайлап алу турын үткәреп, гала-концерт өлешен иң оста гармунчылар белән район мәдәният үзәгендә үткәрү урынлы булыр. Бу бәйгене язгы эшләргә тотынганчы, кыш айларында уздырсак тагын да яхшырак булачак,” – дип ышандырды. Һәм катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге чара Фәргать абый Усманов хакындагы истәлек-хатирәләр, моңлы җырлар һәм әлбәттә инде милли моңнар белән үрелеп барды. Чепья һәм Иске Көшкәт авылыннана килгән удмурт егетләре дә үзләренең милли көйләрен яңгыраттылар. Иң өлкән гармунчы 80 яшьтә булса, иң яше 10 яшьлек малай иде. Әйе, гармунчының яше юк шул, аларны моң һәм сәләт берләштерә. Тик гармунчылар арасында хатын-кыз башкаручылар гына юк иде диярлек. Бу бушлыкны Карадуганнан танылган оста курайчы Гөлкәй Хәйруллина үзе генә тулыландырды. Ул шулай ук гармунда да көйләр башкарды.

Фестивальне оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка, башлап һәм оештырып йөрүче Фидаил Хәйруллинга һәркем рәхмәтле булып таралды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100