news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта ун айлык эшкә нәтиҗә ясадылар

Аныӊ максаты – урында җитәкчелекнеӊ алышынуыннан соӊ үзгәрешләрне барлау, тәкъдимнәрне җиткерү.

(Балтач, 13 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). “Активист” хуҗалыгында рәисләр, баш зоотехниклар, икътисадчылар катнашында зур киңәшмә үтте. Аныӊ максаты – урында җитәкчелекнеӊ алышынуыннан соӊ үзгәрешләрне барлау, тәкъдимнәрне җиткерү һәм, гомумән, район буенча терлекчелек өлкәсендә 10 айлык эшкә нәтиҗәләр ясау иде, дип яза район газетасы.

Моннан 7 ай элек «Активист» хуҗалыгына җитәкче итеп күрше «Кама» хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән Рафил Зәкиев билгеләнде. Шушы кыска гына чорда җирлектә уӊай үзгәрешләр сизелерлек – җитештерүнеӊ күләме, табыш керү мөмкинлекләрен арттыруга ирешә алганнар.

Дөрес, әле бу вакыт эчендә генә тамырдан узгәрешләрне көтү максатка туры килеп бетмәс, әмма эшләнгәне киләчәк өчен ныклы ышаныч тудыра. Терлекчелекнеӊ төп акча чыганагы икәненә инанып киләләр монда. Дорга авылындагы савым сыерларыннан 10 айда 4673 килограмм сөт савылган, узган елга караганда 27 бозау артык алынган. Бу фермадан сыер савучы Роза Колесникова 10 айга һәр сыердан 5180 килограмм сөт савып алса, күрше Улисьял авылындагы фермада һәр сыердан шушы чорда 5368 килограмм сөт сава алганнар. Ә Татьяна Изергина 10 айда үзенә беркетелгән сыерлардан 5972 килгорамм сөт савып алган. Димәк, әле хуҗалыкта ярышырга мөмкинлек тә, ирешү өчен өлге дә бар.

Хуҗалык белән танышу вакытында терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә хәйран күп тәкъдимнәр әйтелде: терлек рационыныӊ балансланган булуы, азыкныӊ тиешенчә вакланып, болгатылып, «монокорм» итеп бирелүе, терлек биналарында каралган микроклимат булдыру һәм башка юнәлешләр буенча эшләнәсе эш күп. Ничек кенә булмасын, эшләргә ныклы теләк һәм коллективныӊ җитәкчегә ышанычы булганда куелган максатларга ирешергә нигез бар.

Дорга авыл мәдәният йортында булган икенче өлештә исә районда терлекчелек өлкәсендә 10 айлык нәтиҗәләр белән таныштырдылар.Саннарга караганда, терлекчелек өлкәсендә, бигрәк тә сөт җитештерүдә уӊай үзгәрешләр бар. Әмма ел башыннан 5 процент үсеш белән бару район өчен канәгатьләнерлек түгелдер. Шуныӊ өстенә 7 хуҗалыкныӊ сөт савуда узган елгы җитештерү күләменә дә җитә алмавы бу өлкәдә әле нык тырышасы барлыгын дәлилли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин чыгышында да белгечләргә һәм җитәкчеләргә карата ни өчен уӊай үзгәрешләр һаман аз дигән сорау еш яӊгырады. Еллар буе әйтелгән бозау тудыру бүлекләрен булдыру, раздой группаларын оештыру күп җирдә әле дә үтәлми, кайбер фермаларда гади тәртип булмаганлыктан, куелган зур хезмәт “җилгә оча”, нәтиҗәсез кала, диде ул. Киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин аныӊ фикерен тагын да тулыландырды:

– Бүгенге көндә җитештерүне камилләштерүгә акча тотмыйча гына, үсешкә ирешү – коры хыял. Басып торган һәр терлектән ничек итеп күбрәк табыш алып була, менә шул турыда уйларга кирәк безгә. Бүгенге көндә акча юклыкка сылтап, киләчәктә керә торган күпме керемне югалтабыз, бу юнәлешкә акча кызгансак, беркайчан да куелган максатка ирешә алмаячакбыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100