news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Укытучыга һәйкәл куелды

Ул кара такта янында бер кулына - күрсәткеч таяк, икенче кулына китап тотып торган хатын-кыз укытучыны гәүдәләндерә.

(Балтач, 30 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңартылган район мәгариф идарәсе каршында Укытучыга һәйкәл куелды, дип яза район басмасы.

"Һәйкәл кую идеясе - район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетыныкы, без исә хуплап каршы алдык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. – Башта аны өскә күтәрелгән кулларга глобус тоттырып ясатырга, дип планлаштырган идек. Мәрхүм якташыбыз Азат абый Зыятдинов: “Укытучы дигәндә, без гомер-гомергә кара такта янында бер кулына - күрсәткеч таяк, икенче кулына китап тотып торган хатын-кызны күз алдына китерәбез”, – диде дә, аның киңәше белән нәкъ шундый образ туды".

Аның яныннан үткән һәрбер укытучы: “Бу бит миңа да куелган һәйкәл”, – дип уйласа, сөенсә иде, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100