Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта угърылар "Заман" кибетен "чистартканнар"
Бу очракта кибеткә видеокүзәтү куелмаган.
(Балтач, 8 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Узган атнада Балтач бистәсендә яңа караклар барлыкка килгән, дип яза җирле басма.
«Заман» кибете сатучысы яңа гына тәрәзәләр сатып җибәргәнгә 30 меңгә якын акчаны кассага салып куеп шатланырга өлгерми, кибеткә 3 егет килеп керә. Кибетченең уяулыгын киметеп, сораулар биргән булып, эшләнмәләр белән танышкан булалар. Шул вакытта угрыларның берсе кассадан булган акчаны кесәсенә салырга җыена. Кибетче бу хәлне күреп, тавыш чыгара, егетләр кибеттән чыгып йөгерәләр.
Аларны эзләү бара. Бу очракта кибеткә видеокүзәтү куелмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз