news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Тукай көннәре башланды

"Туган тел" җырын барлык зал бергә кушылып җырлады.

(Балтач, 25 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Республикабызда Тукай көннәре бик хаклы рәвештә Балтач районыннан, шагыйрьнеӊ газиз әнкәсе җәсәде җир куйнына иӊдерелгән Поч Сосна авылыннан башлануы табигый вакыйгага әйләнде. Ә бит уйлап карасаӊ, ул шулай булырга тиеш тә. Шәгыйрьгә тормыш бүләк итүче генә түгел, ә аныӊ күӊеленә илаһи моӊ салучы, даны гасырларга барачак кыска гомеренеӊ иӊ якты маягы булган аныӊ әнисенеӊ кабере монда бит. Балтач районына бәйрәм хөрмәтенә аяк баскан язучы һәм шагыйрьләр нәкъ менә шул турыда сүз алып барды, дип яза җирле басма.

Танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бу төркем район башлыгы Рамил Нотфуллинда сөйләшү вакытында район халкыныӊ тырышлыгы һәм үзнеӊ тарихын саклап, бөртекләп җыюда үзгә урында торуын билгеләп узды.

Поч Сосна авылы халкы ел саен Габдулла Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә тере чәчәкләр салып, аныӊ рухына, шушы зиратта соӊгы сыену урынын тапкан мөэмин-мөселманнарга дога кылуны, изге теләкләр теләүне көтеп ала. Бибимәмдүдә исемен йөрткән мәчет яннары чистартылган, зират эче ялт итеп тора. Балтач мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевныӊ әниләр турында вәгазен һәркем - олысы да, кечесе дә йотлыгып тыӊлады, аналарыбыз хакын хаклыйбызмы икән, дип күпләр уйлангандыр. Чәчәкләрне салып, догаларны укып, теләкләрне теләп, җыелган авыл аксакалларыныӊ хәлен белгәч, килгән кунаклар Субаш төп урта мәктәбенә юл тоттылар. Ә анда укучылар алдагы елда килгән танылган прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирхановныӊ "Казан утлары" журналында басылган Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлаган әсәрен сәхнәләштереп каршы алдылар. Бишектәге сабыйдан башлап, шагыйрь анасыныӊ тормыш юлын, аны соӊгы юлга озаткан кечкенә Апушныӊ кичерешләрен табигый итеп сүрәтли алдылар балалар.

Мин үзем моны көтмәгән идем, дип уртаклашты үзенеӊ кичерешләре белән чыгыш ясаган Марат ага Әмирханов. Ә инде мәӊгелек "Туган тел" җырын барлык зал бергә кушылып җырлады. Хәер, тагын бер моӊлы җыр яӊгырады Субашта. Шагыйрьләрнеӊ, язучыларныӊ сүзләрен җөпләп, нәтиҗә ясаган Данил Салихов якташыбыз Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ татарныӊ тагы бер гимнына әверелгән "Керик әле урманнарга" җырын сузды. Җырныӊ авторы исә үзенеӊ чыгышында, татар балсыныӊ нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясады. Белемле, югары мәдәниятле һәм әхлаклы, нык ихтыярлы, башка милләтләр белән үзен тиӊ күреп яшәүче егет һәм кызларыбыз меӊ еллык тарихлы булган татарныӊ данын тагы да гасырларга яӊгыратыр, дигән ышаныч белдерәм диде ул. Бу сүзләр заманында республикабызныӊ киӊ җәмәгатьчелегенә Балтач җиренә, Поч Сосна авылына, Габдулла Тукай әнисеӊ каберенә юл салган олы шәхестән киләсе буынга васыять булып яӊгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100